Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда яңа төр мошенниклык очраклары - кешеләргә, алдалап, 100 мең сумлык кәстрүл саталар
Мондый очракларның теркәлүе турында Чаллы газетасы хәбәр итә.
(Яр Чаллы, 14 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Интернет челтәрендә чаллылылар яңа төр мошенниклык турында чаң кага. Өлкән яшьтәге ханымнарны кулинар тапшыруга дип чакыралар да 100 мең сумга кәстрүл-табак сатып алу өчен кредит килешүе төзетәләр, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.
Зыян күрүчеләр, гадәттә, 40-65 яшь аралыгындагы ханымнар. Аларны телефон аша дөрес туклану һәм файдалы ризык пешерү серләренә өйрәтәбез дип алдалап чакырып китерәләр. Үзләре белән паспортларын да алырга кушалар. Һәрбер килүчүгә кыйммәтле бүләк – җимеш суы сыккыч вәгъдә итәләр. Билгеләнгән урынга килгәч, ханымнарга, янәсе, танылган артист һәм “Смак” тапшыруының элекеге алып баручысы Андрей Макаревич куллана торган савыт-сабаларны да күрсәтәләр. Анда пешерелгән ризык барлык витаминнарын саклап, бөтен гаиләне сөендерәчәк, дип ышандыралар. Аларны алырга акчасы җитмәгәннәргә шунда ук кредит рәсмиләштерү мөмкинлеге дә булдырылган. Матур сүзләргә һәм танылган артист авторитетына ышанып, шәһәрдәшләребез капкынга эләккәнен сизми дә кала. Өйләренә кайтып, гаиләләрендә сөйләшкәннән соң гына алар мошенниклар тозагына эләгүен аңлый.
Артист Андрей Макаревичның рәсми вәкилләре исә җырчының әлеге савыт-сабага бернинди катнашы булмавын хәбәр итте. Мондый очраклар илебезнең башка шәһәрләрендә дә теркәлгән булган.
Яр Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Артур Муллин шәһәрдәшләребезне уяу булырга чакыра: “Шикле презентацияләр, тапшыруларга үзегез генә йөрергә тырышмагыз. Әгәр сезгә берәр нәрсә тәкъдим итсәләр, киңәшләшмичә бернәрсә дә алмагыз, документларга кул куймагыз. Мошенниклар көн дә яңа төр алдау ысулларын уйлап чыгара. Шуңа да уйлап, мөмкинлек булса юристлар, адвокатлар белән киңәшләшеп кенә эш итегез. Алданган очракта инде, Кулланучыларның хокукларын яклау комитетына мөрәҗәгать итергә кирәк”.
Әйтергә кирәк, шәһәребездә шуңа охшаш алдау очраклары моңа кадәр дә күзәтелгән иде. Кыйммәтле косметикага кредитлар рәсмиләштерүләрне хәтерлисездер. Ул вакытта да күпчелеге өлкән яшьтәге ханымнар күңелсез очракларга юлыкты. Шуңа да барлык кешегә, аеруча ханымнарга үтә дә уяу булырга кирәк. Бушлай сыр капкында гына була, дип кисәтә Чаллы газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз