news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яңа онкология үзәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе янында төзеләчәк

Медицина үзәгенең проекты әзерләнә инде, дип белдерде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Чаллыда яңа онкология үзәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе янында төзеләчәк
Владимир Васильев

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Чаллыда төбәкара онкология үзәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе янында төзеләчәк. Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Кама аръягы зонасында, әлеге зонадагы иң зур шәһәрләрнең берсе булган Чаллыда төбәкара онкология үзәге төзү бурычы тора. Республика җитәкчелеге тарафыннан федераль үзәк алдына шундый бурыч куела», - дип белдерде Мәһдиев.

Сәламәтлек саклау объектын сафка бастыруга федераль бюджеттан да акча юнәлдереләчәк, дип искәртте Автошәһәр мэры.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта объектның проекты әзерләнә.

Татарстанның Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә яңа онкология үзәкләре калкып чыгачак. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Борис Менделевич «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. Проектка 35,6 миллиард сум акча сарыф итү күздә тотыла. Акчалар «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында юнәлдереләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100