news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яңа онкология диспансеры тугыз районнан авыруларны кабул итәргә әзерләнә

Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалы буларак эшләячәк онкология үзәгенең техник ачылышы булды.

(Казан, «Татар-информ», 1 гыйнвар). Татарстанның Чаллы шәһәрендә яңа медицина үзәге — онкология диспансеры ачылды. Әлегә бу — техник ачылыш, биредә авыруларны яңа елдан соң кабул итә башлаячаклар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Казандагы Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалы буларак эшләячәк онкология үзәге сырхауханә, хирургия, химиотерапия һәм паллиатив ярдәм бүлекләреннән тора. Сырхауханә елына 100 мең кешене кабул итә алачак. Биредә Татарстанның тугыз районына хезмәт күрсәтеләчәк. 

Мәсәлән, бүгенге көндә Чаллыда 16 меңгә якын кеше онкология авырулары белән чирли. Ел саен 2 меңгә якын кешегә онкология диагнозы куела. 

Онкоүзәкнең баш табибы Алмаз Хаҗиев сүзләренчә, яңа диспансерга 1,7 миллиард сумлык җиһазлар урнаштырылган. Заманча технологияләр анализ үткәрү, диагноз кую вакытын киметергә, хәтта аларны бер көн эчендә башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Элегрәк биоматериалларны тикшерүгә генә дә 10-14 көн кирәк булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100