news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яңа мәчетләр төзү планлаштырыла

Өч мәчет өчен җир алынды

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Бүгенге көндә Яр Чаллыда өч мәчет төзелеше өчен җир алынды. Аларның кайберсендә эш тә башланды.

“Яңа мәчетләрнең берсе "Мәләкәс аръягы" (“Замелекесье”) бистәсендә булачак. Мәхәлләне оештыручыларның күпчелеге Чирмешән районының Утыз Имәни авылыннан булганга, аңа Габдрәхим Утыз-Имәни исемен биргәннәр. Мәчет 150 мөселманга исәпләнелә. Быел нигезгә бәйле бетон эшләрен тәмамлау күздә тотыла.

15 октябрьдә шәһәр мөхтәсибәте җитәкчеләре Орловка боҗрасы янәшәсендә мәчет төзелеше өчен җир участогы (24 сутый) чикләрен билгеләделәр. Биредә төзеләчәк гыйбадәт йорты мөсафирлар өчен дә бик кулай булачак, чөнки ул Казан-Уфа трассасы янәшәсендә (Казан проспекты) калкып чыгачак, дип белдерә “Шәһри Чаллы” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot