news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яңа комплекс төзелә

Тәүге йорт җәйгә файдалануга тапшырылачак

 (Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Чаллының иң эре компанияләреннән саналган “Камгэсэнергострой” ААҖ Мәләкәс аръягы микрорайонында яңа комплексны үзләштерергә кереште. Биредә тәүге йортны (22/02) төзүчеләр киләсе елның җәендә файдалануга тапшырырга ниятли.

Компаниянең генераль директор урынбасары Сергей Ямашев ачыклык керткәнчә, әлеге территориядә 150 мең кв. метр коммерцияле нигездә торак төзү күздә тотыла. Беренче этапта гомуми мәйданы 40 меңгә якын кв. метр тәшкил иткән 10 катлы сигез йорт төзеләчәк. Хәзерге вакытта беренче йортны торгызалар, икенчесенең дә (22/03) нигез чокыры казылган, дип белдерә “Шәһри Чаллы” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot