news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яңа күпфункцияле үзәк ачылды

Үзәк 300 урынга исәпләнгән һәм башка шундый КФҮләрдән аермалы буларак, шале стилендә торгызылган.

(Чаллы, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Лилия Фәттахова). Чаллыда 42 нче микрорайон каршындагы Тантаналар Сарае янәшәсендә яңа күпфункцияле үзәк ачылды. Әлеге бина Татарстанда 2012 елдан бирле гамәлгә ашырылучы "Авыл клублары" республика программасы кысаларында төзелгән. Үзәк 300 урынга исәпләнгән һәм башка шундый КФҮләрдән аермалы буларак, шале стилендә торгызылган, дип яза җирле басма.


Яңа күпфункцияле үзәк спорт һәм мәдәни-ял эшчәнлеге алып барачак. Әлеге бина – Чаллыда төзелгән шундый үзәкләрнең алтынчысы. Спорт һәм мәдәният үзәге булачак әлеге бинаны ачу тантанасында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, Шәһәр советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

"Программа "Авыл клублары" дип аталса да, бүгенге бинаның авыл клубы булмавын бик ачык күрәбез. Үзәк Татарстан Мәдәният министрлыгы күзәтчелеге астында төзелде. Алар тарафыннан башка шәһәр һәм районнар өчен ясалган бертөрле типтагы проектның биредә бераз аерылып торучы варианты расланылды. Республика бюджетыннан 16 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирелде, шәһәр үз өстенә 18 миллион 600 мең сумлык чыгымнарны алды.Шәһәр бюджетыннан үзәк яны территориясен төзекләндерү, асфальт юл салу өчен мөмкинлекләр табылды. Тулаем алганда, әлеге объект матур гына түгел, дөрес функцияле булсын өчен барлык шартлар булдырылды", - диде шәһәр хакиме үзенең котлау сүзендә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова КФҮ гә тавыш җиһазлары сатып алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. " Республикада бу программа буенча 300 дән артык бина төзелде. Яр Чаллыда заман сулышын тойган, иҗади, алдынгы кешеләр яши һәм яшәячәк. Алар проектны үзгәртеп, менә шундый күпфункцияле үзәк булдыруга иреште. Шәһәр хакимиятенә дә, шәһәрнең үз тормышларына битараф булмаган барлык кешеләренә дә рәхмәтебезне җиткерәбез",- дип белдерде ул.

Үзәкне Феликс Бәхтигәрәев җитәкчелегендәге "Медик" компаниясе төзегән.Социаль әһәмияткә ия бу объектны торгызучы әлеге коллективка шәһәр хакиме исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. "Медик" җаваплылыгы чикләнгән акционерлык җәмгыятендә маляр булып эшләүче Кәүсәрия Трифонова белән штукатур-маляр Флүзә Хәсәншина да Башкарма комитетның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шундый ук зурлауга "АвтоСтрой" җитештерү- коммерция фирмасы хезмәткәрләре Андрей Кузнецов hәм Эдуард Рожков, "Горзеленхоз" яшелләндерүчесе Эльвира Таһирова да лаек булды.

Яңа үзәктә "Кызыл тау" мәдәният үзәге" урнашачак. Тантана барышында Ф. Бәхтигәрәев яңа хуҗаларга ачкыч тапшырды. Әлеге символик ачкыч чаллылылар өчен сәламәт яшәү рәвешенә һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлекләренә дә юл ачар дип телик.

Сүз уңаеннан, якын киләчәктә әлеге үзәк белән янәшәдә чаңгычылар өчен база ачу да каралган. Бу юнәлештәге эшләр дә инде төгәлләнеп килә.

Шәһәрнең иң әһәмиятле спорт һәм мәдәни вакыйгалары бу үзәкнең дә яшәеш сәхифәләрен билгеләр дип ышандырды яңа үзәк директоры Венера Садыйрова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100