news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Яңа ел чыршыларын эшкәртүгә тапшырып була

Ылыслы агачлар ай ахырына кадәр кабул ителә.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда Идел буе экология компаниясе Яңа ел чыршыларын кабул итә башлады.

Теләге булган һәр кеше ылыслы агачларын алып килеп, махсус контейнерда калдыра ала. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Идел буе экология компаниясе җыелган агачларны Татарстанның фермерлык хуҗалыкларына тапшыра, анда агачның ылыслары һәм кайрысы терлекләр өчен витаминлы азык була, агач кәүсәсе аска җәю өчен эшкәртелә. Шулай ук агачлар ягулык сыйфатында да кулланыла.

Чаллыда ылыслы агачларны 31 гыйнварга кадәр Автосборочный проезд 29/63 адресы буенча кабул итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot