Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда "өй кондитер”ларын тикшерә башладылар
Җитмәсә “кондитер”ларның сәламәтлек кенәгәләре юк, ә бу исә ризык әйберләре белән халыкка хезмәт күрсәтүчеләр өчен мөһим шарт булып тора.
(Чаллы, 11 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда өйдә заказга кондитер ризыклары пешереп сатучыларны тикшерә башладылар, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Роспотребнадзор идарәсе һәм эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре бигрәк тә өй шартларында торт пешерүчеләр белән кызыксыналар. “Заказ белән эшләтелгән торт”лардан кәнәгать булмаучылар Казанда да, Чаллыда да арткан. Сыйфатсыз тортлардан сәламәтлеккә зыян килә, "өй кондитер”лары акча артыннан куып санитария-чисталык таләпләрен онытып җибәрәләр.
Чаллыда менә шундый “эшмәкәрлек” белән шөгельләнүче дүрт хуҗабикәне тикшерделәр. Контроль сатып алуда аларның икесе тортның сыйфаты буенча да, җитештерү шартлары начар булуы белән дә сынауны үтмәде. Җитмәсә “кондитер”ларның сәламәтлек кенәгәләре юк, ә бу исә ризык әйберләре белән халыкка хезмәт күрсәтүчеләр өчен мөһим шарт булып тора.
Кешеләр тортларны, чәкчәкләрне туйларга, юбилей мәҗлесләренә ясаталар. Татлы ризык пешерүчеләр йогышлы авырулар белән авырмыйлармы, гигиена кагыйдәләрен үтиләрме, нинди чимал кулланалар...
Өй кондитерларын тикшерү Чаллыда дәвам итәчәк. Кеше сәламәтлеген куркыныч астына куеп эш итүче бу “оста”лар җаваплылыкка тартылачак. Штрафлар 30 мең сумга кадәр.
Роспотребнадзор халыкны өй шартларында үз белдеге буенча татлы ризыклар әзерләп сатучыларга мөрәҗәгать итмәскә чакыра. Бәйрәмнәрегез соңыннан күңелсез тәмамланмасын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз