news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда йөклелегенең азагында ковидтан прививка ясаткан хатын бала тапкан

«Спутник V» вакцинасының беренче компонентын ул 32 атна срокта алган, икенчесен 35 атнада ясаткан.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чаллыда йөклелегенең соңгы атналарында коронавирустан прививка ясаткан хатын Кама балалар медицина үзәгендә бала тапкан.

Хәзер балага дүрт ай тирәсе. Ул 3 нче шәһәр балалар сырхауханәсендә табиблар күзәтүендә. Бала тиешенчә үсеш ала, дип хәбәр ителә Кама балалар медицина үзәгенең Инстаграмдагы аккаунтында.

Ирина Холгова йөклелегенең 40 атнасында бәбиләгән. Дүртенче тәүлеккә бала белән ана өйләренә чыгарыла. Бу Холговлар гаиләсендә өченче бала.

Күп балалы ана белгечлеге буенча невролог, вакцинациягә үз теләге буенча барган.

«Коронавирус белән йөклелекнең башында ук авырдым, ләкин авырганнан соң антитәнчекләр җитәрлек булмады. Шуңа күрә Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкле хатын-кызлар өчен вакцинацияне рөхсәт иткәч, мин шунда ук прививка ясаттым», — дип сөйләгән Ирина.

«Спутник V» вакцинасының беренче компонентын ул 32 атна срокта алган, икенчесен 35 атнада ясаткан. Табиблар сүзләренчә, йөкле вакытта вакцинаның тискәре зыянын ачыкламаганнар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100