news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда йөк машинасы шоферы самокатта барган кызны бәрдергән

Юл һәлакәте кичә Автозавод проспектындагы 7нче йорт каршында булган.

(Чаллы, 29 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда йөк машинасы шоферы 8 яшьлек кызны бәрдергән, дип хәбәр итә җирле Дәүләт автоинспекциясе.

Юл һәлакәте кичә Автозавод проспектындагы 7нче йорт каршында булган. «ГАЗель» автомобиленең 28 яшьлек шоферы, Мәскәү проспектына таба хәрәкәт иткәндә, кызыл утка чыккан һәм җәяүлеләр кичүе буйлап самокатта барган 8 яшьлек кызны бәрдергән. Кызның янында абыйсы да булган.

Төрле тән җәрәхәтләре алган кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100