news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда йөк машинасы белән автобус бәрелешеп, юлга ипи чәчелгән

Авария бүген иртән Беренче юл белән Индустриальная урамы чатында килеп чыккан.

(Чаллы, 22 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда мини-фургон белән автобус бәрелешеп, юлга ипи чәчелгән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Авария бүген иртән Беренче юл белән Индустриальная урамы чатында - «Гараж-500» сәнәгать зонасы янында килеп чыккан. «НефАЗ» белән бәрелешү сәбәпле, автомобильнең өсте ябулы платформасы ычкынып киткән һәм юлга ипи чәчелгән.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әлеге участокта аварияләрнең күп теркәлүен искәртә һәм биредә светофор куярга киңәш итә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100