news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда йөк машинасы 12 яшьлек мәктәп укучысын бәрдергән

Аяк җәрәхәтләре алган кыз хастаханәгә озатылган.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). 3 апрельдә Чаллы шәһәрендә «ГАЗ Валдай» йөк машинасы 12 яшьлек мәктәп укучысын бәрдергән, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

Юл-транспорт һәлакәте көндез булган. Чаллыда «Медицина шәһәрчеге» тукталышыннан ерак түгел 29 яшьлек йөк машинасын йөртүче 12 яшьлек укучы кыз баланы бәрдергән. Нәтиҗәдә, кызның аяк табаны һәм тезендә сөякләре сынып, хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot