news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда йөгерешчеләрне буяуларга коендырачаклар

Ярышларда 800 кеше катнашырга теләк белдергән.

(Чаллы, 9 август ,"Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда 12 августа йөгерү буенча үтәчәк Кама марафонында катнашучыларны буяуларга коендырачаклар. Моның өчен инде 250 килограмм төрле төстәге сәламәтлеккә зыянсыз буяулар инде әзерләп куелган.

Ярышларда 800 кеше катнашырга теләк белдергән. Оештыручылар бу сан меңгә тулыр, дип өмет итәләр. Ярым марафонда 4,2 км, 10 км и 21,1 км ераклыкка йөгерергә кирәк булачак.

Ә коры төсле буяуларны йөгерешчеләргә һәр билгеле араны үткән саен сибәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot