Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда велоспорт буенча шәһәр беренчелеге узды
Чаллыда велоспорт буенча шәһәр беренчелеге узды
(Чаллы, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Кичә Чаллыда сезонны ябуга багышланган велоспорт буенча шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге төгәлләнде. Ярышларда барлыгы 45 Чаллы спортчысы катнашты.
Шәхси исәптә 10 чакрым арага һәм төркем белән 20 чакрымга йөгерүдә 1991 елда туган кызлар арасында Эльвира Мөхетдинова беренче урынны яулады. 1994 елгы малайлар арасында әлеге дистанцияләрдә Денис Бурововка тиңнәр булмады. 1992-1993 елларда туган яшүсмерләр арасында 15 һәм 40 чакрым арага йөгерүдә Илмас Закиров җиңеп чыкты. 1990-1991 елгы үсмерләр арасында 25 чакрым дистанциядәге шәхси исәптә һәм төркем белән 60 чакрымга йөгерүдә Радик Ибраһимов беренче килде. 1989 елда туганнар һәм аннан өлкәнрәкләр арасында 25 һәм 60 чакрымлы дистанциягә йөгерүдә Артур Киреев иң җитезе булып танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз