news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда вакытыннан алда туган балалар өчен бәйрәм узды

Ноябрьдә бөтен дөнья “Ак таҗлар көне”н билгеләп уза. Бу исем вакытыннан алда туган балаларның нәзберек булуын ассызыклый.

(Чаллы, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыда вакытыннан алда туган балалар өчен бәйрәм узды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Кама балалар медицина үзәге матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина сөйләде.

“Автошәһәр өчен вакытыннан алда туган балалар проблемасы актуаль. Чаллыда балаларының 8 проценты вакытыннан алда, яки йөклелекнең 37 нче атнада туа, - дип сөйләде Эстрина. – 500 грамм булып туган балаларны үстерүнең билгеле кыенлыклары бар һәм алар медицина хезмәткәрләре белән ата-аналарны якынайта. Гомерләренең авыр чорын узганнар өчен бу бәйрәмне үткәрәбез. Бу истәлекле көннең максаты – ата-аналарга һәм балаларга ярдәм итү, вакытыннан алдан туу – хөкем түгел, заманча медицина бу проблеманы хәл итәргә сәләтле булуын аңлату”.

Ел саен медицина үзәге хезмәткәрләре нәни пациентлары һәм аларның әти-әниләре белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100