news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда вакцинацияләүнең беренче этабы үтте

Грипп вирусы даими үзгәреп тора, шуңа да ел саен прививка ясату сорала.

(Яр Чаллы, 1 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Альбина Зарипова). Чаллыда гриппка каршы прививка ясауның беренче этабы төгәлләнде. Йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш эксперт-инфекционисты Татьяна Әгъләмова әйтүенчә, хәзер грипптан прививкалар ясатуның иң кулай чоры, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Быел шәһәрнең дәвалау учрежденияләренә сабыйлар, балалар һәм зурлар өчен 3 төрле вакцина кайтартылды. Табип билгеләп үткәнчә, грипп вирусы даими үзгәреп тора, шуңа да ел саен прививка ясату сорала. Аның дәвасы ел буена сакланачак. Аеруча хроник авырулы кешеләрне һәм балаларны вакциянацияләү мөһим. Тик сабыйларга прививканы 6 айдан башлап кына ясарга була.

Узган кышкы сезонда Чаллыда 78 меңнән артык кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Аларның 84 проценты - балалар. Татьяна Әгъләмова искәртеп узганча, соңгы елларда грипп һәм ОРВИ авырулары үтә авыр формада узып, еш кына бронхит, отит, пневмония, хәтта менингит кебек авырулар китереп чыгарды. Һәм, тәҗрибә күрсәткәнчә, пневмония белән авыручыларның берсе дә грипптан прививка ясатмаган булган.

Прививкаларны көмәнле хатын-кызларга да ясатырга була. Ул йөклелекнең икенче-өченче триместры вакытында ясалып, сабыйны әни карында һәм тугачтан да саклый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100