news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда узган өстәмә сайлауларда үзен-үзе күрсәткән кандидатлар җиңгән

Чаллыда бердәм тавыш бирү көнендә сайлаулар Мәскәү һәм Йорт төзүчеләр районнары округларында узган.

(Чаллы, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). 9 сентябрьдә Автокалада бер мандатлы сайлау округлары буенча өченче чакырылыш Шәһәр Советы депутатларын өстәмә сайлаулар узган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, сайлауларда үзен-үзе күрсәткән кандидатлар җиңү яулаган.

Чаллыда бердәм тавыш бирү көнендә сайлаулар ике округта (Мәскәү һәм Йорт төзүчеләр) узган.

Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, өстәмә сайлаулар оешкан төстә, закон нигезендә үткәрелгән. Чаллыда сайлаучыларның 16,68 проценты тавыш бирүдә катнашкан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, депутат мандатларына «ВолгоПромГаз» ҖЧҖ директоры урынбасары Юрий Голубев һәм «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең металл кою заводы директоры Эдуард Панфилов ия булган. Аларның икесе дә сайлауларда үзен-үзе күрсәткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot