Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда Утыз Имәни исемендәге яңа мәчет ачылачак
Мәчет шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсе 27 нче микрорайонында төзелгән.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ») 19 ноябрьдә Татарстанның Чаллы шәһәрендә яңа мәчет ачылачак. Бу тантанага Татарстан мөфтиен, шәһәр хакимияте башлыгын, бик күп кунаклар көтәләр, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Утыз Имәни исемендәге мәчет шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсе 27 нче микрорайонында төзелгән. Мәчет бинасы 180 кеше сыйдырышлы. Беренче катта хатын-кызлар өчен, ә икенче катта ир-атлар өчен намаз бүлмәләре урнашкан. Мәчетнең имамы итеп, элек “КамГЭСэнергострой” оешмасы генераль директоры урынбасары булып эшләгән, шәһәр советы депутаты булып сайланган Салихҗан хәзрәт Гайниев билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз