Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда ут капкан фатирдан ир белән хатынны коткарганнар
Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.
(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Чаллыда ут капкан фатирдан ир белән хатынны коткарганнар. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Академик Рубаненко урамындагы фатирда янгын турында хәбәр 112 бердәм хезмәтләр номерына килгән. Фатирда йорт җиһазлары янган.
Урынга килгән коткаручылар маскалар киеп кереп, 47 яшьлек хатынны һәм 65 яшьлек ирне төтенле фатирдан алып чыккан.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз