news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда уртача хезмәт хакы 35 мең 500 сум тәшкил итә

Чаллы башкарма комитеты шәһәрнең икътисади һәм социаль үсеше йомгаклары хисабын бастырып чыгарды.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Чаллыда уртача хезмәт хакы 14 процентка артып, 35 мең 500 сумны тәшкил иткән. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллы башкарма комитеты шәһәрнең икътисади һәм социаль үсеше йомгаклары хисабын бастырып чыгарды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, уртача хезмәт хакы үсүеннән тыш, үзләрендә җитештерелүче товарлар күләменең 27 процентка үсеше күзәтелә.

103,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 23 процентка артык. Шәһәрдәге товар әйләнеше 7,5 процентка үсеп, 74,4 млрд сумны тәшкил иткән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot