news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда уртача хезмәт хакы 33,3 мең сум тәшкил иткән

Чаллыда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 2017 ел белән чагыштырганда, 17,1 процентка арткан.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Чаллы шәһәрендә уртача хезмәт хакы 33 346 сум тәшкил иткән, дип яза “Челнинские известия”.

Шәһәр башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, уртача хезмәт хакы 2017 ел белән чагыштырганда, 17,1 процентка арткан.

Агымдагы елның өч аенда сәнәгать производствосы индексы, 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, 16,6 процентка арткан. Моннан тыш, ваклап сату әйләнеше 4 процентка арткан.

Алданрак “Татар-информ” агентлыгы 1 майдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләшкәнен хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot