news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда уртача айлык хезмәт хакы 36 мең сум тәшкил итә

2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда күрсәткечләр 12,4 процентка яхшырган.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда быел сигез айда уртача айлык хезмәт хакы 36 мең сум дәрәҗәсендә булган. Бу хакта башкарма комитетта шәһәр социаль-икътисади үсеш йомгаклары буенча узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда күрсәткечләр 12,4 процентка яхшырган. Шулай булуга кармастан, алар республика күрсәткечләреннән түбән.

Киңәшмәдә әйтелгәнчә, шәһәр буенча реаль хезмәт хакы бары 10,1 процентка артып, 35,3 мең сум булган. Шул ук вакытта шәһәрдә хезмәт җитештерүчәнлегенең югары темпларда үсүе күзәтелә.

Татарстан буенча шушы вакыт аралыгындагы уртача айлык хезмәт хакы 38 мең сумны тәшкил итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot