news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда "Урман утырту көне" республика акциясе узды

Бу изге эштә ветераннар, укучылар, гаиләләр дә катнашты.

(Чаллы, 29 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Альбина Зарипова). Бүген Чаллыда "Урман утырту көне" республика акциясе узды. Шәһәр буйлап барлыгы 1500 агач hәм куаклар утыртылды, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

13 комплекста яшәүчеләр акциягә кушылып "Ветераннар аллеясы"н булдырдылар. Якынча 30 лап чыршы, юкә, миләш агачлары утырттылар. Бу изге эштә ветераннар, укучылар, гаиләләр дә катнашты. Акцияне матур җырлы-биюле концерт белән төгәлләделәр. Соңыннан бергәләп чәй эчтеләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot