Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда урланган машинаны ике көн тураклап, металлоломга тапшырганнар
Урлаучы кеше металл өчен 15 мең сум акча алган.
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Яр Чаллыда ир-ат урланган машинаны ике көн буена тураклап, металлоломга тапшырган. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Каблук"-машинаны урлау турында ЗЯБ бистәсендә яшәүче 54 яшьлек кеше гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул машинасын йорт ишегалдыннан урлауларын әйткән.
Полиция хезмәткәрләре машина урлаучыны тоткарлаган. Беркайда эшләмәүче 28 яшьлек ир-ат машинаны арендаланган гаражга алып китүен сөйләгән. Анда ике көн буена машинаны тураклаган, аннары өлешләп металлоломга тапшырган. Металл өчен ул 15 мең сум акча алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз