news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда урамда атыш оештырган ир-атны эзлиләр

Тикшерү эшләре алып барыла.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә Чаллыдагы җиденче комплекс ишегалдында бер ир-атның атыш оештыруы турында хәбәр таралды.

Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-ат куртка һәм шлепанецлардан өеннән урамга чыккан. Үзе белән спиртлы эчемлек һәм корал алып чыккан һәм берничә тапкыр ишегалды ягына таба аткан. Шуннан соң кире өенә кереп киткән.

«Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, полициягә гариза килмәгән.

«Хәзер тикшерү эшләре алып барыла. Ир-атның шәхесен һәм гадәттән тыш хәлгә ачыклык кертелә», - дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100