news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда укытучылар өчен бәйрәм кафесы эшләячәк

Үзидарә көне оештырып, укучылар гимназия администрациясен һәм педагогларны алыштырырга булган

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Чаллының 2нче гимназиясендә Укытучылар көне якынлашкан бу көннәрдә гимназиядә бәйрәмгә зур әзерлек бара.
“Иртән мөгаллимнәребезне музыка астында йолдызлы юл – “тере коридор” аша каршы алырга уйлыйбыз. Флешмоб та әзерләдек. Укытучыларыбызга телевизор аша видеокотлау тапшырачакбыз. Алар өчен әти-әниләр белән берлектә концерт-тамаша оештырабыз. Укытучыларыбыз өчен бәйрәм кафесы эшләячәк. Үзидарә көне оештырып, гимназия администрациясен һәм педагогларны алыштырырга уйлыйбыз. Укытучылар дәресләр әүткәрергә һәммәбезне алдан әзерләде”, – дип белдерә “Ак җилкәннәр” тимурчылар отряды әгъзалары исеменнән Диана Филимонова “Шәһри Чаллы” басмасына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100