news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда Укытучы елына старт бирелде
Башкарма комитет җитәкчесе Васил Шәйхразиев фикеренчә, бу елны Чаллыда яшәүче һәркем педагог хезмәтенең әһәмиятен һәм кирәклеген аңарлык итеп үткәрергә кирәк
Скопировать ссылку
(Чаллы, 14 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда каланың иң яхшы педагоглары җыелды, биредә Укытучы елының тантаналы ачылышы булды.
“Әлеге залның мәгариф буенча җитди карарлар кабул итү урынына әверелүе куанычлы хәл, – диде башкарма комитет җитәкчесе Васил Шәйхразиев укытучыларга мөрәҗәгать итеп. – Без республикада беренчеләрдән булып финанслауның автоном системасына күчә башладык, мэр премиясен, ел саен үткәрелүче “Ел укытучысы”, “Ел тәрбиячесе”, “Иң яхшы мәктәп ашханәсе” конкурсларын булдырдык, тимурчылар хәрәкәтен яңадан торгыздык. Укытучы елында яңа традицияләргә нигез салыныр дип өметләнәм”.
Башкарма комитет җитәкчесенең фикеренчә, бу елны Чаллыда яшәүче һәркем педагог хезмәтенең әһәмиятен һәм кирәклеген аңарлык итеп үткәрергә кирәк. Иң игелекле һөнәр вәкилләренең социаль статусын күтәрүгә аерым игътибар биреләчәк. Элеккеге елларның иң яхшы традицияләре сакланачак.
Искәртеп узабыз, “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәверендә Чаллының 111 мөгаллиме федераль грантларга ия булды. Мәгариф системасында эшләүче 500 кеше ел саен мэр премияләрен ала, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Өстенлекле юнәлешләрнең берсе – яшь белгечләргә ярдәм итү. Әлеге максаттан ставканың 30 проценты күләмендә өстәмә түләүләр булдырылды, “остазлар мәктәбе” эшләп килә, ул яшь педагогларга сизелерлек ярдәм күрсәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2