news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда укучыларның Тукай шигырьләрен сөйләү осталыгын сынадылар

Конкурсантларны бәяләргә Мирһади Разов, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Сирень Якупова, Әлфия Ситдикова кебек күренекле шәхесләр чакырылган иде.

(Чаллы, 28 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы",  Эльвира Гайнетдинова). ТИСБИ югары уку йортының Чаллыдагы филиалы да, укучыларның Тукай шигырьләрен сөйләү осталыгын сынады, дип яза җирле басма.

Филиал директоры Рәис Гәбсәләмович та бу сүзләрне хуплап: "Әлеге чараны үткәрер өчен шушы залга җыелуыбызга мин чиксез шат. Кечкенә булса да, күпме күренекле кешене үзенә кабул иткән зал бит бу. Вакытында монда Мансур Хәсәнов, Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Рабит Батулла кебек күренекле язучылар килеп, безнең күңелләрне шигърият белән тулыландырып киткәннәр иде. Татарларның бүгенге күренекле язучысы Туфан Миңнуллин безгә килгәч: "Татарлар эш башлаганда "Бисмиллахи-рахман-иррахим" дип әйтәләр, ә бу бинага килеп кергәч тә "Тисбиллахи-рахман-иррахим" дип әйтәсе килә", – дигән иде. Бу сүзләр шул көннән башлап минем күңелнең түренә уелып калды. Язучылардан кала Әлфия Авзалова, Венера Ганиева, Зилә Закирҗанова кебек дәрәҗәле сәнгать эшлеклеләре безгә бу бинада матур очрашулар бүләк итте. Күпләрне монда кабат күрергә бүтән насыйп та булмас инде, ләкин безнең стеналар аларның һәр сулышын күз карасыдай саклый. Бу уку йортының татар теленә карата игътибары бик зур, шуңа күрә Тукайга багышланган чарада ТИСБИда үтә", – диде Рәис Гәбсәләмович.

Конкурсантларны бәяләргә Мирһади Разов, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Сирень Якупова, Әлфия Ситдикова кебек күренекле язучыларыбыз, сәнгать эшлеклеләре чакырылган иде.

Бәйге матур җырлар, искиткеч матур шигырьләр белән үрелеп барды. Катнашучыларның әле мәктәптә генә укуларына карамастан, әсәрләрнең бөтен мәгънәсенә тирәнтен төшенеп, тыңлаучыларга да шул рухны бүләк итә алулары сөендерде. Конкурсантлар арасында Чаллы гына түгел, хәттә Алабуга районыннан килүчеләр дә бар иде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бәйге татар телендә булуына карамастан, шигърият бәйгесенә урыс телендә шигырь укучылар да үз өлешен керттеләр.

Мөхтәрәм жюри әгъзаләре дә укучыларның үз телебездә матур итеп сөйләшүләрен, татар әдәбиятен ихтирам итүен билгеләделәр. "Татар телен камил белүче укучыларыбыз күп булуы күңелләргә май булып ятса, татар телен югары дәрәҗәдә белергә теләгән, тырышып-тырмашып өйрәнгәннәрне күрү икеләтә сөенеч", – диде алар.

Чыннанда, әдәби бәйгегә барлык укучылар да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Шәһәребезнең педагогия көллияте укучысы Алинә Әхмәтшина Тукайга багышлап язган үзенең шигырен укып 2 нче дәрәҗәдәге җиңүче исеменә лаек булды. Моннан тыш, бәйгедә шәһәребезнең 32, 4, 13,37,51,40 һәм 52 нче мәктәпләре, 2 нче гимназия, медицина көллияте, ТИСБИ югары уку йорты укучылары катнашты.

Шигъри ярышны исә 21 мәктәптән Динар Саттаров "Пар ат" җыры белән башлап җибәрде. Егетнең акапелла җырлавы, көчле һәм моңлы тавышы күпләрне таң калдыргандыр.

Ярышның бизәге булып, жюри әгъзаләре нәтиҗә чыгарган арада үткәрелгән викторина булды. Алып баручылар кунакларны 15 минутка гына булса да Бөек шагыйребез Габдулла Тукай яшәгән чорга алып кайтты. Укучыларның җавап бирүенә карап, Тукайлы киләчәгебез өметле дип бер икеләнүләрсез әйтергә була.

Бәйге ахырында барлык катнашучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга дипломнар тапшырылды. Ә беренче дәрәҗәдәге дипломга Алинә Хәкимова һәм Динар Насыйбуллин лаек булдылар. Алинәнең чыгышын барлык жюри әгъзаләре дә аерым билгеләделәр. Аның Габдулла Тукайның "Кышкы кич" шигырен күпләрнең күңел кылларын кузгаткандыр.

"Заманадан зарланырга ярамый",– дип кичәне тәмамлады Рәис Гәбсәләмович. Чыннан да, кемдер биргәнен көтәргә түгел, ә киләчәк буынга телебезне, матур гореф-гадәтләребезне һичшиксез мирас итеп тапшырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100