news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда "Уфа-Казан юллары" фестивале узды

Быел аның оешуына 5 ел тулды.

(Чаллы, 4 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Чаллыда Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында ике көн мәгънәле татар, башкорт җырлары яңгырады. Биредә татар-башкорт эстрада йолдызлары һәм яшь башкаручылар "Уфа-Казан юллары" фестиваленә җыелды. Быел аның оешуына 5 ел тулды.

Концертны "Татар моңы" конкурсы лауреаты Нурзадә Вәлиуллина башлап җибәрде. Ул сәхнәгә милли киемнән, калфактан чыгып виртоуз баянчы Айнур Моратов белән татар халкының "Аллар үсә" җырын башкарда. Тамашачылар яшь башкаручыны бик җылы кабул иттеләр. Радик Динәхмәтовның Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә багышланган мөнәҗәте һәм "Әле дә син бар әле дөньяда" җыры бу юлы да көчле алкышларга күмелде. Чиләбедән Милена Зарипова, Башкортстаннан Диана Ишниязова, Казаннан "Айфара" төркеме чыгышлары да залдагыларның күңеленә хуш килде.

Башкортстанның халык артисты, Баймак егете Азамат Тимеровның башкорт кураена кушылып, халык җырын башкаруы тугандаш Башкортстанның гүзәл табигать киңлекләренә алып китте... Азаматның моңлы, профессионал тавышы беркемне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен.

Чаллы тамашачысы халкыбызның яраткан җырчысы Газинур Фарукшинны да алкышлып сәхнәгә чакырды. Аның "Керкәле таулары", "Ырынбур юллары" кебек үлемсез җырлары бу юлы да "Афәрин!", "Браво" сүзләренә күмелде. Ни дисәң дә, халык элеккеге җырчыларны, алар башкарган җырларны күбрәк ярата икән. Бу Екатеринбургтан килгән Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйльфановның "Урам җыры", фестивальне оештыручы Татарстанның атказанган артисты Равил Галиевның "Юкка түгелдер" җырын башкарганнан соң да сизелде, чөнки тамашачылар бу артистларны ихлас алкышладылар. Фестивальдә виртоуз баянычы Айнур Моратовның төрле гармуннарда уйнавы, Башкортстанның атказанган артистлары Фәридә һәм Роберт Тимербаевларның, Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның һәм нәни биюче, күптән түгел Россия бәйгесендә җиңеп кайткан Әминә Галиеваның чыгышы нур өстенә нур булды. Фестиваль Роберт Миңнуллин сүзләренә Илгизәр Мортазин язган гимн белән тәмамланды. Анда катншучыларның барсына да, фестивальнең юбилее уңаеннан, дипломнар тапшырылды.

Равил Галиев моннан биш ел элек, татар-башкорт артистларын туплап матур, мәѓънәле концертлар куюны максат итеп куйган булган. Ул моңа иреште: фестивальнең 5нче юбилей концерты ике көн тулы залда үтте. Иң мөһиме аннан артистлар да, тамашачылар да канәгать калды.

Фәридә Тимербаева, җырчы:

Без фестивальдә беренче тапкыр гына катнашабыз. Дуслык концертына әверелгән "Уфа-Казан юллары" фестивале озын гомерле булсын, аның географиясе тагын да киңәйсен.

Хәйдәр Гыйльфанов, җырчы:

Мин 5 ел буе әлеге фестивальдә катнаштым. Озак еллар Себердә яшәсәм дә, мин тумышым белән Татарстанның Сарман районыннан. Ике көн буена якташларым, туганнарым белән рәхәтләнеп аралаштым. Равил Галиевка матур фестиваль өчен рәхмәт.

Гөлзар Фәхретдинова, "Боз сарае" администраторы:

Бишенче тапкыр уза икән. Мин беренче тапкыр гына карадым. Зәвыклы, уйландырырлык концерт булды. Татар халык җырлары, курай моңы, артистларның зәвыклы киенүләре, тере тавыш, алып баручы Румиль Кәрәмиевның татарча матур итеп сөйләве – барысы да югары дәрәҗәдә. Мине тамашачыларның күпләп килүе дә сөендерде. Чөнки мондый концертлар күңелләрне сафландыра, рухны баета.

Ике сәгатьтән артык концерт бер сулышта үтте. Тәмле әйбер шулай җитми калырга тиеш инде ул. "Уфа-Казан юллары" фестивале киләчәктә дә татар-башкорт халкын дуслык җыры янына тупласын иде. Чөнки без, тугандаш халыклар, бергә булганда гына көчле, дип хәбәр ителә Чаллы матбугатында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100