news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чаллыда Удмуртия Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы делегациясе булды
Делегация вәкилләре сүзләренчә, биредә яшьләрне эшкә урнаштыру югары дәрәҗәдә башкарыла
Скопировать ссылку
(Чаллы, 11 февраль, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Кичә Чаллыда Удмуртия Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы делегациясе булды. Делегация әгъзалары автошәһәрнең объектларында яшьләрнең эшләре белән танышты.
Делегация составында аналитик бюро директоры урынбасары Александр Белошаньгин, Россия яшьләр берлеге төбәк бүлеге рәисе Ольга Бускина, Удмуртия Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгының социаль һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча консультант Вероника Иванова, шулай ук студент-практикант Ольга Печникова бар иде. Делегацияне яшьләр эшләре идарәсенең баш белгече Радмир Беляев озатып йөрде.
Алар шәһәр студентларын һәм укучыларын эшкә урнаштыру үзәгендә булды, анда тәҗрибә уртаклашуга багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде. Делегация вәкилләре сүзләренчә, биредә яшьләрне эшкә урнаштыру югары дәрәҗәдә башкарыла. Кунаклар “Нур” яшьләр үзәгендә булды, анда яшьләр мәгълүмат-аналитика үзәге эше кызыксыну уятты. Аларга балалар бакчасы, мәктәп, вуз һәм ссуздан алып оешма, түгәрәкләр һәм секцияләр белән тәмамланган электрон мәгълүмат базасы ошады.
“Орион” яшьләр үзәгендә делегация әгъзаларын автошәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең координацион советлары эше кызыксындырды.
Сәфәр нәтиҗәләре буенча кунаклар яшьләр өчен башкарылган эшләрне уңай бәяләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot