Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда тукталышта хатын-кыз чигәсенә пистолет терәгән ир-атны тоткарлаганнар
Россия гвардиясе хезмәткәрләре ир-аттан коралны алган, ул уенчык булып чыккан, полиция тикшерү үткәрә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Чаллы, 15 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда автобус тукталышында хатын-кызга пистолет белән янаган ирне тоткарлаганнар. Бу хакта Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсендә хәбәр иттеләр.
Социаль челтәрләрдә ир-атның «Тимирязев юлы» тукталышында хатын-кыз чигәсенә пистолет терәгәне хакында хәбәр пәйда булды. Социаль челтәргә хокук бозучының фотосурәте дә эләккән. Шаһитлар полиция чакырткан.
- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсендә хәбәр итүләренчә, чакырганнан соң вакыйга урынына наряд чыккан.
Россия гвардия хезмәткәрләре ирне пистолеты белән тоткарлый. Аның коралын тартып алганнар, ул уенчык булып чыккан. Бу хәлне полиция тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз