news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Тукай һәйкәлен мәсхәрәләгәннәр

Автошәһәрдә бөек шагыйрьгә куелган һәйкәл вәхшиләр тарафыннан беренче тапкыр гына мәсхәрәләнми.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Чаллының Тукай бакчасындагы һәйкәл янында зур гранит плитәне җимергәннәр, агач чүп савытлары яндырылган, утыргыч такталары кубарылган, дип яза "Челнинские известия" газетасы.

Шәһәрнең яшелләндерү хуҗалыгы һәм Үзәк район башкарма комитеты вәкилләреннән торган комиссия объектка ревизия уздырган: кирәкле төзекләндерү эшләре турында акт төзелгән.

"Горзеленхоз" җәмгыяте директоры Сәлим Хабибуллин сүзләренчә, ремонт өчен өстәмә акча кирәк булачак, әмма ял итү урынын мондый хәлдә тотып булмый - төзекләндерүгә акча эзләү дәвам итә.

Чаллыда Тукайга һәйкәл татар шагыйренең 125 еллыгы уңаеннан 2011 елда ачылган. 2015 елның язында вәхшиләр монументны бер тапкыр бозган булган: ул вакытта скульптурага рәсемнәр ясалган, китап фигурасы кубарып алынган булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot