news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда тугызынчы каттан егылып төшкән кыз баланың хәле авыр дип бәяләнә

Мәктәп укучысы Кама медицина балалар үзәгенең реаманиция бүлегендә дәвалана.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Валерия Белова). Яр Чаллыда йортның өченче катыннан егылып төшкән кыз баланың хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Кама медицина балалар үзәгенең матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте.

«Баланы башта, баш миенә компьютер томографиясе үткәрү өчен, Чаллы Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә салдылар. Аннан соң кызны Кама медицина балалар үзәгенең реаманиция бүлегенә алып килделәр. Хәзер табиблар тикшерү уздыра һәм кирәкле ярдәмне күрәтә. Баланың хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. Табиблар барысы да яхшы булыр дип фаразлый», – дип белдерде Диләрә Эстрина.

Искәртеп узыйк, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кыз баланың яңа шәһәрдәге 18/04 йорттагы өченче катта урнашкан фатирның тәрәз төбенән егылып төшкәнлеге турында хәбәр иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot