news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда тугызынчы каттан егылып төшкән 6 яшьлек кыз бала хастаханәгә озатылган

Кыз бала кулында москит челтәрен тоткан килеш, подъезд янындагы җиргә егылып төшкән.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Чаллы шәһәре табиблары 28/07 адресы буенча урнашкан йортның тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән 6 яшьлек кыз бала гомере өчен көрәшә, дип хәбәр итә “Челнинские Известия” басмасы.

Кыз бала кулында москит челтәрен тоткан килеш подъезд янындагы җиргә егылып төшкән. Медицина хезмәткәрләрен шунда булган кешеләр чакырткан. Хәзерге вакытта кыз бала авыр хәлдә хастаханәдә ята.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot