Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан өлкәннәр һәм бер бала эвакуацияләнде
Янгын Чәчәкле бульварындагы йорт фатирында булган.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Чаллыда тугыз катлы йортта чыккан янгын аркасында өйдән сигез өлкән кеше һәм бер укучы бала эвакуацияләнде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген төнге сәгать өчтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Чәчәкле бульварындагы йорт фатирында янгын чыгу турында хәбәр килде. Урынга килгән 56нчы номерлы частьнең янгын сүндерүчеләре йортның бишенче катында янгын булуын ачыкладылар», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янгын сүндерүчеләр дүрт квадрат метр мәйданны биләгән янгынны оператив рәвештә сүндергән. Янгын сүндерүчеләр коткару битлеген кидереп, алтынчы каттан 11 яшьлек малайны төшергәннәр. Йорттан тагын сигез кеше эвакуацияләнгән.

Белгечләр янгынның сәбәбен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз