news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда цирк төркеме оешты

Артистлар “Незнайка һәм ромашка” тарихын акробатик номерлар белән чиратлаштырып сөйләячәкләр.

(Чаллы, 8 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы",Зөлфия Исләйле). Чаллы тарихында беренче тапыр шәһәр артистларыннан торган цирк төркеме барлыкка килде. Анда зурлар да, балалар да чыгыш ясый. Төркемнең беренче чыгышы март аенда булыр дип көтелә, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

“Яр Чаллы циркы” муниципаль оешмасын “Антре” балалар цирк студиясе җитәкчесе Галина Бамбурова җитәкли. “Шәһәрнең цирк студияләрендә шөгыльләнүчеләр бергәләп чыгыш ясау өчен төркемгә берләштеләр. Бу артистлар өчен яхшы стимул, шулай булмаса цирк юкка чыгар иде, – ди ул. – Хәзер чит шәһәрләргә гастрольләргә чыгу өчен финанслар кирәк. Әлегә без Чаллыда “КАМАЗ” мәдәният сараенда чыгыш ясарга әзерләнәбез. Программаны республика гранты акчасына әзерләдек. Башта программаны мәктәпләр\дә, балалар бакчларында күрсәттек. Хәзер шәһәр халкына тәкъдим итәргә җыенабыз".

Программа спектакль форматында булачак. Артистлар “Незнайка һәм ромашка” тарихын акробатик номерлар белән чиратлаштырып сөйләячәкләр.

Тулы канлы цирк булдыру өчен әлегә шартлар җитәрлек түгел. Әйтик, хайваннар тотарга бина, арена юк. Хәзер репетицияләр ясау өчен мәйдан кирәк. Әлеге артистлар “Антре” һәм “Агадир” студияләрендә шөгыльләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100