news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда трамвайлар бәрелешүе аркасында өч пассажир зыян күргән

Һәлакәттә 5 яшьлек кызның да башы бәрелгән.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Чаллыда “Ишетү үзәге” тукталышында ике трамвай бәрелешкән, өч пассажир зыян күргән, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.

Кичә иртән 53 яшьлек трамвай йөртүче хатын-кыз, тизлекне тиешлесеннән арттырып, алда торган вагонга барып бәрелгән. Анысы, инерция буенча, башка трамвайга килеп бәрелгән.

Бәрелешү аркасында, 65 яшьлек пассажир хатын-кызның баш мие селкенгән, умыртка баганасы сынган. Ул хастаханәгә озатылган. Һәлакәттә 5 яшьлек кыз да зыян күргән, аның башы бәрелгән. 78 яшьлек ир-ат күкрәге белән бәрелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot