Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда трамвай хезмәтеннән көн саен 12–13 мең кеше файдалана
Шәһәр арасында хәрәкәт итү трамвай идарәсенә отышлы булса да, заводлар тарафларына буш вагоннар белән йөрү киресенчә зыян салды.
(Чаллы, 7 июль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда иң кулай транспорт чарасы трамвай. Яңа шәһәрдә өстәмә линияләр төзелгәч, халык өчен тагы да йөрергә уңайлыклар артты. Моннан өч ел элек "Электротранспорт" ААҖ КАМАЗ милке иде, аны шәһәргә тапшыргач предриятие һәряклап үсә башлады: юллар төзелде, заманча вагоннар кайтты, яңа маршрутлар ачылды, дип яза җирле басма.
Шәһәр арасында хәрәкәт итү трамвай идарәсенә отышлы булса да, заводлар тарафларына буш вагоннар белән йөрү киресенчә зыян салды. Заводларга баручыларны атна буе махсус санадылар. Быелның 13 апреленнән "Электротранспорт" КАМАЗ заводларына йөрүне чикләде. Әммә автозавод җитәкчелеге эшкә бару-кайту өчен трамвайларны кабат йөртергә кирәк, дигән сорауны күтәрде. Эшлекле сөйләшүләр барышында автогигант һәм трамвайчылар килешүгә ирештеләр. Чыгымнарны каплау өчен КАМАЗ "Электротранспорт"ААҖгә ел ахрында 26 миллион сум акча түләргә тиеш. Әммә машина төзүчеләр 2017 ел ахрына кадәр 19 миллион сум гына түлибез диләр. Калган сумма турында әлегә ачыклык юк. Шунысы яхшы бу килешүдән һәр ике як та ота. Заводларга оештырылган төнге маршрутлар эшчеләргә бик уңайлы һәм ышанычлы.
Чаллыда трамвай хезмәтеннән көн саен 12–13 мең кеше файдалана. Әле күптән түгел генә юл йөрү бәяләре дә артты, бер очка барган өчен 22 сум түләргә кирәк. Тагы шунысы мөһим Чаллы урамнарында җәен бөкеләр күп була, ә трамвайга андый куркыныч янамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз