news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда трамвай бәрдергән кыз реанимациядә ята

Һәлакәт аркасында 10 яшьлек кызның аяк табаны җәрәхәтләнә.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Чаллыда трамвай бәрдергән кыз Кама балалар медицина үзәгендә реанимациядә ята. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Кама балалар медицина үзәге матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте.

Үзәктә ачыклаганча, һәлакәт аркасында 10 яшьлек кызның аяк табаны җәрәхәтләнә. Ашыгыч ярдәм машинасы аны 18.00 сәгатьтә хастаханәгә алып китә.

«Кама балалар медицина үзәге табиблары кызга операция ясады. Ул хәзер реанимациядә ята. Тормышына куркыныч янамый», - дип искәртте матбугат сәркатибе.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы ГЭС бистәсендә 10 яшьлек кызны трамвай бәрдерүе хакында хәбәр иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot