news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда трамвай астына эләккән кызны Казанга күчерү мәсьәләсе хәл ителә

Кызның аяк табанын өлешчә кисәргә туры килгән.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Чаллының Кама балалар медицина үзәге табиблары трамвай астына эләккән кызны  Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерү мәсьәләсен хәл итә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Чаллы үзәгенең матбугат секретаре Диләрә Эстрина сөйләде.

Табибларга кызның  аяк табанын кисәргә туры килгән. Эстрина сүзләренчә, баланың хәленә карап, иртәгә табиблар Казан хезмәттәшләре ярдәме кирәклеген билгели алачак.

“10 яшьлек кызны бүген реанимациядән травматология бүлегенә күчерделәр. Укучы кызның әнисе гел янында”, - дип билгеләп үтте матбугат секретаре.

Элек хәбәр ителгәнчә, фаҗига 4 декабрь кичендә ГЭС бистәсендә булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100