news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда трактор йөртүче баскычына кеше утыртып барган өчен штраф түләячәк

Трактор йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар.

(Чаллы, 30 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда трактор йөртүчене баскычына кеше утыртып барган өчен штрафка тартканнар. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Социаль челтәрләргә урнаштырылган видеодан күренгәнчә, Чаллы проспекты буйлап трактор бара. Аның баскычына кызгылт сары төстәге жилет кигән ир-ат баскан.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тракторчының шәхесен ачыклаган. Ул Минзәлә районында яшәүче 28 яшьлек ир-ат булып чыккан. Трактор йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар. Хәзер аңа штраф түләргә туры киләчәк.

ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, тракторчы үз гаебен таныган һәм әлеге хәлне пассажирга трактордан төш дип күп тапкырлар әйтсәм дә, сүзләремә колак салмады дип аңлаткан.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100