news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда ТР Балалар иҗтимагый оешмаларының I зона форумы узачак
11 мартта Чаллыда ТР Кама аръягы зонасы Балалар иҗтимагый оешмаларының I зона форумы узачак
Скопировать ссылку
(Чаллы, 9 март, “Татар-информ”). 11 мартта Чаллыда ТР Кама аръягы зонасы Балалар иҗтимагый оешмаларының I зона форумы узачак. Мондый форум “Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы” иҗтимагый оешмасының Чаллыдагы филиалы башлангычы белән Чаллы шәһәрендә әле беренче тапкыр үткәрелә.
Форумда Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Әлмәт шәһәрләре һәм Тукай районыннан балалар иҗтимагый оешмалары делегацияләре катнашачак.
Форум Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты катнашында ике елга бер тапкыр узучы балалар иҗтимагый хәрәкәте өлкәсендәге зур чара – Татарстан Республикасы яшь гражданнарының III форумына әзерлек кысаларында үткәрелә.
2010 елның 11 мартында “XXI гасыр лидеры” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында форумның резолюциясе игълан ителәчәк.
Шулай ук “XXI гасыр лидеры” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында “Лидерлар мәктәбе 2009-2010” проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалачак.
“Лидерлар мәктәбе” проекты Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе территориясендә уникаль белем бирү проекты санала. Проект 2005 елдан башлап ел саен гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә әлеге мәктәптә 200 дән артык яшь лидер укыган.
2009-2010 ел кысаларында укулар 2009 елның октябреннән 2010 елның февраленә кадәр үткәрелде. Проектта 25 балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларыннан 67 лидер катнашты, проектны барлык имтихан биремнәрен дә уңышлы тапшырган 32 кеше тәмамлаячак.
Укулар барышында Лидерлар мәктәбе студентлары, Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының иң яхшы педагогларын җәлеп итеп, бүгенге көндә иң актуаль булган фәннәр буенча теоретик курсларны үзләштерә. 2009-2010 елларда Лидерлар мәктәбе студентлары тарафыннан 25 социологик тикшеренү башкарылган, 17 социаль проект эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган.
Лидерлар мәктәбе 2009 елда Россия Федерациясе яшьләр эшләре Федераль агентлыгының грантына ия булган.
2010 елның 11 мартында “XXI гасыр лидеры” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында 2010 елгы Лидерлар мәктәбен тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2