news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Тойота» автомобиле хатын-кызны һәм аның ике баласын бәрдергән

Юл һәлакәте кичә Раскольников урамындагы 36/4/3нче йорт каршында булган.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда «Тойота» автомобиле хатын-кызны һәм аның ике баласын бәрдергән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Кичә Раскольников урамындагы 36/4/3нче йорт каршында «Тойота» автомобиле белән идарә итүче 36 яшьлек ир-ат җәяүлеләр юл аша чыга торган «зебра»да хатын-кызны һәм аның ике улын (2 һәм 10 яшьлек) бәрдергән.

Авария нәтиҗәсендә 37 яшьлек хатын-кыз һәм аның 10 яшьлек улы төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Ике яшьлек сабый зыян күрмәгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100