news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда тоткарланган «Ислам дәүләте»* төркеме әгъзаларының берсен кулга алдылар

Төркем әгъзалары яшьләрне җәлеп иткән һәм корал, шартлаткыч матдәләр сатып алган.

(Чаллы, 31 октябрь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова).  Россиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасы - «Ислам дәүләте»* төркеменең кичә Чаллыда тоткарланган әгъзаларының берсен кулга алганнар. Алар Россиядә терактлар сериясе әзерләгән.

Кулга алынган Илмир Балакаевка 23 яшь. Моңа кадәр ул балигъ булмаган бала белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен хөкем ителгән булган. Хәзер суд аны 19 декабрьгә кадәр кулга алган.

Ачыкланганча, боевиклар Россиядә терактлар сериясе оештырырга, аннары Сириядәге террорчылар төркеменә кушылырга җыенган. Төркем әгъзалары радикаль яшьләрне төркемгә җәлеп иткән, корал һәм шартлаткыч матдәләр сатып алган.

  • Кичә Татарстанда Куркынычсызлык федераль хезмәте «Ислам дәүләте»* боевиклары төркемен тоткарлады.

Махсус операция кысаларында төркемнең алты әгъзасы һәм алар йогынтысында булган унбер кеше тоткарланган. Бер боевик Чаллыда яшерен урыннан корал алганда тоткарланган. 18 адрес буенча тентү ясалган. Анда корал, хәрби кирәк-ярак, экстремистик әдәбият һәм “Ислам дәүләте” атрибутикасы алганнар.

*«Ислам дәүләте» – Россиядә тыелган террорчылык оешмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100