news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда тоткарланган җиңел машинада наркотикка охшаган матдә табылган

Актаныш турысыннан «ГАЗ-2818» машинасы төяп барган исерткечнең сертификаты гамәлдән чыккан

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Кичә сәгать иртәнге 10 тулып узгач, Мәскәү – Уфа юлының 1136 нчы чакрымында Татарстанның юлларда хәрәкәт иминлеге дәүләт инспекциясе  патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре тарафыннан, тикшерү өчен, «ГАЗ-2818» машинасы туктатылган. 1976 елгы ир-егет идарә иткән автомобильгә 14 әрҗә алкоголь продукция төялгән булган, әмма, сертификатының гамәлдән чыгуы сәбәпле, гаеплеләрне җавапка тарту өчен, әлеге кеше Актаныш эчке эшләр бүлегенә китерелгән. 

 Республика ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, ул көнне кичке 7 нче яртыда Чаллы шәһәренең Яңа өлешендә юлларда патруль хезмәте  полкы туктаткан «ВАЗ-2107» автомобиленың багаж бүлегендә 8 полимер төргәк табып алынган. Ул төргәкләр үсемлектән ясалган наркотик матдәгә охшаган, шуңа күрә, машина белән идарә иткән 1986 елгы зат Чаллының Автозавод районы эчке эшләр бүлегенә озатылган.   

news_right_1
news_right_2
news_bot