Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда торак йортның балконы янып беткән
Янгын 12 кв метр мәйданга зыян салган.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда 59/12нче торак йорт балконында янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 59/12нче торак йортта балкон януы турында хәбәр килде», диелгән министрлык хәбәрендә.

Янгын сүндерүчеләр һәм ашыгыч ярдәм табиблары тиз килеп җиткән.

Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгын 12 кв метр мәйданга зыян салган. Зыян күрүчеләр юк.

Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз