Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда торак йортларның берсендә янгын чыккан
Янгын Чулман проспектында торак йортта чыккан.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Чаллыда, Чулман проспектында торак йортларның берсендә фатирда янгын чыккан.
15.16 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына янгын турында хәбәр килгән. Беренче каттагы фатирда чыккан янгын 2 кв. метр мәйданга зыян китергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгында 60 яшьлек фатир хуҗасының 40 процент тәне 3-4 дәрәҗәдә пешкән. Аны авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Беренче катта яшәүче башка кешеләр урамга үзләре чыккан.
Янгынны сүндергәннәр. Хәзер янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз