Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда тишек катамаранда йөзү фаҗигага китергән
Ир кеше бар көченә йөзеп ярга килеп җитә, әммә хатын-кыз хәлсезләнеп су төбенә китә.
(Чаллы, 14 июль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллының "Салават күпере" ял базасы янында Чулман елгасында хатын-кыз батып үлгән. Салмыш баштан тишек катамаранда йөзү фаҗигага китергән, дип яза җирле басма.
Вакыйга туйдан башлана. Бирегә туганнарының туена килгән ир белән хатын туйлар үткәч, икенче көнне салмыш баштан яр буена йөрергә чыгалар. Алар шунда елга читендәге катамаранны күреп, аның белән "йөзеп" алмакчы булалар. Катамаранны суга этеп төшергәннән соң кереп тә утыралар. Әммә бик озак йөзә алмыйлар, катараманның төбе тишек булу сәбпле бата башлыйлар. "Герой"лар инде ярдан 50–60 метр ераклыкка киткән булалар.Ир һәм хатын суга сикерәләр. Ир кеше бар көченә йөзеп ярга килеп җитә, әммә хатын-кыз хәлсезләнеп су төбенә китә. Чулманда суның салкын булуы да бу очракта мөһим рольне уйнагандыр. Фаҗига урынына коткаручылар килеп,1983 елда туган хатын-кызның мәетен табып алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз