news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда әти кеше янгын чыккан фатирдан 7 яшьлек улын коткарган

Малайны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә кичке 6 тирәсендә Чаллыда күпкатлы йорттагы фатирда янгын чыккан дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Ун катлы йортның алтынчы катындагы өч бүлмәле фатирда җиһазлар һәм бүлмә эче янган. Янгын 8 квадрат метрга таралган.

Янгын вакытында фатирда 7 яшьлек бала булган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче баланы әтисе алып чыккан.

Бала сөрем исенә агуланган, аны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Якынча мәгълүматлар буенча янгын көнкүреш электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot