news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда тере мал сату базары төзелә

Аны шәһәр мөхтәсибәте үз контролендә тотачак, чөнки тере мал сату базары янында барлык таләпләргә туры китереп, хәләл мал чалу урыны да салыначак.

(Чаллы, 12 декабрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы") Татарстанның Чаллы шәһәренда тиздән элеккеге ит комбинаты янында мал-туар һәм кош-корт сату базары төзеләчәк. Аны шәһәр мөхтәсибәте үз контролендә тотачак, чөнки тере мал сату базары янында барлык таләпләргә туры китереп, хәләл мал чалу урыны да салыначак, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы. Биредә Корбан бәйрәме вакытында гына түгел, теләгән вакытта килеп сатып алынган малларны, кош-кортны чалып бирәчәкләр.
 
Базар һәм мал чалу урыны өчен шәһәр һакимияте 19 гектар җир бүлеп биргән. Бүгенге көндә төзелеш башланачак мәйданга материаллар һәм вагон китерелеп куелган, эшләр исә язын башланачак һәм киләсе Корбан бәйрәменә аны ачу планлаштырыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot